Ярбуе Морквашы авылында яшәүче бер ир-ат – хосусый эшмәкәр Татарстан Республикасы Югары Ослан суд районы буенча №1 суд участогының җәмәгать судьясы карары белән РФ КоАП 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә 5 тәүлеккә административ арест рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартылды.
Хосусый эшмәкәргә әнә шундый кырыс чара алкогольле продукцияне ваклап сатуны декларацияләү өлкәсендә закон бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары нигезендә салынган 6000 сум күләмендәге штрафны түләмәгәне өчен кулланылган.
Сүз уңаеннан, закон бозучының арест белән генә котылмавын, аңа әле тагын теге штрафын да түләргә туры киләсен әйтеп үтик.