Экспертлар икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын бәяләде

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

2018 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  16.10.2013 ел, №764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын дегустацияләү үткәрелде.

Дегустация үткәрүнең максаты – халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү максатыннан чыгып, төрле җитештерүчеләр икмәгенең куллану үзенчәлекләре турында халыкка җиткерү; иң сыйфатлы үрнәкләрне сайлап алу; шулай ук бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту өчен җитештерүчеләр һәм кулланучыларның уртак тырышлыгын бер йодрыкка туплап, гражданнарыбызны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган икмәк белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.

Татарстан Республикасында икмәкнең сыйфаты һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуы аерым игътибар үзәгендә тотыла, чөнки икмәк – социаль әһәмиятле товар. Татарстанда (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында) бодай, шулай ук арыш һәм бодай-арыш ипиенә бәяләр иң түбән дәрәҗәдә сакланып килә.

Бүгенгә Татарстан Республикасында әлеге продукцияне җитештерүче барлыгы 150дән артыграк предприятие эшли.

Куллану дегустациясе барышында куллану базарында киң тәкъдим ителеп, социаль әһәмиятле атамаларга керүче төрле җитештерүчеләрнең 16 атамадагы икмәк һәм икмәк-күмәч ризыгына: «Нарезной» күмәченә,  «Сельский» һәм «Дарницкий» икмәкләренә органолептик бәя бирелде.

Экспертлар, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә оешмалары вәкилләре продукциянең тышкы “кыяфәте” (формасы, күләме, өслеге), йомшагының сыйфаты, тәме һәм исе буенча продукцияне бәяләде. Барлык үрнәкләр дә башта лаборатория сынавы аша узды.

Икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларына куллану дегустациясе үткәрү нәтиҗәләре

 

Урыны

Атамасы

Җитештерүче

Уртача балл

 СЫРЛЫ

КҮМӘЧЛӘР

 

1

Югары сортлы бодайдан пешерелгән целлофан капчыктагы сырлы күмәчләр

 «№3 Казан икмәк заводы» АҖ

27,62

2

 «Зеленодольский хлеб» сырлы күмәче

 «Зеленодол икмәк комбинаты» ЯАҖ

26,50

3

Целлофан капчыктагы сырлы күмәч

 «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ

25,88

4

«Васильево икмәк заводы” сырлы күмәче

 «Васильево икмәк заводы” АҖ

25,88

5

Югары сортлы бодайдан пешерелгән целлофан капчыктагы сырлы күмәчләр

 «№2 Казан икмәк заводы» ҖЧҖ

25,62

6

Сырлы күмәч

 «Ашан» ҖЧҖ, Казан ш.

24,35

7

Целлофан капчыктагы сырлы күмәч

 «Чаллы икмәге» АҖ

24,08

 СЕЛЬСКИЙ

ИКМӘГЕ

 

1

 «Зеленодольский хлеб» сельский икмәге

 «№1 Зеленодол икмәк комбинаты» ҖЧҖ

28,04

2

 «Сельский» икмәге

«№3 Казан икмәк заводы» АҖ

25,15

3

«Васильево икмәк заводы”сельский икмәге

«Васильево икмәк заводы” АҖ

25,04

4

Арыш һәм бодай оны катнашмасыннан «Сельский» икмәге

«№2 Казан икмәк заводы» ҖЧҖ

25,00

5

Целлофан капчыктагы сельский новый икмәге

«Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ

24,65

 ДАРНИЦКИЙ ИКМӘГЕ

 

1

 "Зеленодольский хлеб" Дарницкий икмәге

«№1 Зеленодол икмәк комбинаты» ҖЧҖ

27,81

2

Целлофан капчыктагы Дарницкий формовой  икмәге

«Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ

25,92

3

Целлофан капчыктагы Дарницкий формовой  икмәге

«№2 Казан икмәк заводы» ҖЧҖ

24,96

4

 "Васильево икмәк заводы" Дарницкий икмәге

«Васильево икмәк заводы” АҖ

24,88

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International