2018 елның 12 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең чираттагысын үткәрде.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү, товарларга экспертиза үткәрү сроклары, кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары каралды.
Шулай ук алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре, азык-төлек товарлары сыйфаты һәм яраклылык вакыты чыккан ризыкларны сату мәсьәләсе буенча фикер алышу булды. Авыл халкына товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматлар белән кичекмәстән танышуга хокуклы булулары, этикеткаларны ничек итеп дөрес укырга кирәклеге һәм товарлар, хезмәт күрсәтүләр базарында килеп чыгу ихтималы булган төрле низаглы хәлләрдә үзеңне ничек итеп якларга кирәклеге аңлатылды.
Моннан тыш чарада катнашучылар игътибарына алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге закондагы соңгы үзгәрешләр һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының гомуми нигезләмәләре җиткерелде. Аларның һәрбарчасына кулланучылар өчен мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды..