2018 елның 11 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Питрәч муниципаль районы Кибәк Иле авылында күчмә кабул итүнең чираттагысын үткәрде. Кабул итүгә 7 кеше килде. Аларга түбәндәге мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирелде:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан күчмә кабул итүләр вакытында әнә шундый очрашулар уздыру инде күптән традициягә әйләнде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт көтеп алына – чөнки алар гражданнарга, авылдан чыгып китмичә генә, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл кылу мөмкинлеге бирә.
Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.