Низаглы хәлләрдән котылып калу өчен нишләргә?

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре чаралар үткәрү максатыннан азык-төлек сатыла торган кибетләргә әледән-әле баргалап тора.

Кулланучылар хокукларын яклау белгечләренең ныклы фикеренчә, сатып алучы белән сатучының үзара аралашуы нәтиҗәле генә түгел (сатып алучы үзенә кирәкле булган сыйфатлы товарны  табып, сатучының, үз чиратында, аны күрсәтелгән бәясеннән һәм яраклылык срогы дәвамында сатып җибәрүе), күңелгә хуш килердәй дә булырга тиеш. Үзара аралашу процессында куллану өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрдә катнашучы ике як та файдалы мәгълүматлар алышырга, берочтан сатып алучының нәрсәләргә өстенлек бирүен белешергә һәм продуктларның яңа төрләре турында сәүдә хезмәткәрләре авызыннан ишетергә мөмкин. Ахыр чиктә боларның барысы да халыкның сәүдә өлкәсе системасыннан канәгатьлегенә китерә.

Шуларны истә тотып, 12 июльдә сәүдә хезмәткәрләре белән чираттагы очрашу уздырылды. Чара куллану базары өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар белән таныштыру һәм аларда бәян ителгәннәрне аңлату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International