Кукмара районы Каенсар авыл җирлегенең Каенсар авылында гражданнарны кабул итү булды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2018 елның 12 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Кукмара районы Каенсар авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүдә авыл җирлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

 Әлеге чараның буласы турында тиешле белдерү аша  халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде.

Авыл кешеләрен иң беренче чиратта азык-төлекнең кыйммәт булуына; икмәк-күмәч һәм сөт ризыкларына өстәмә сату хакы; сәүдә объектларын тикшерүнең ешлыгы; сатып алынган техник яктан катлаулы товарларда, электр пычкысында, аяк киемендә кимчелекләр ачыкланганда кулланучының нинди хокукларга ия булуына бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Гражданнарның барлык сорауларына квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.

Чарада катнашучыларның һәркайсына кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International