Арче территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итү чараларын үткәреп килә. Халык белән чираттагы очрашу 2018 елның 13 июлендә Саба муниципаль районы Килдебәк авылында булды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов кабул итте.
Кабул итү барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, гражданнарга, кулланучы буларак, үз хокукларын тормышка ашыруның тәртибе аңлатылды.
Авыл халкы, һич тартынып тормастан, үзләрен борчыган барлык сорауларын бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, үз компетенциясе чикләрендә авылда яшәүчеләргә квалификацияле, тулы җаваплар ирештерде һәм киңәш-табышлар бирде. Чара барышында «Памятка для потребителя» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.