19 июль көнне Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина үткәрде.
Чарада авыл халкы катнашты. Авыл кешеләренең сораулары асылда сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Алар, сыйфатсыз товар сатып алырга туры килгәндә, нишләргә, дигән сорауга җавап эзләде, таләпләр кую, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру сроклары, ремонт чорында башка аппарат биреп тору, интернет-ресурслар аша товарлар сатып алу, товарларга гарантия срогы билгеләү, претензияне ничек итеп дөрес тутыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Шулай ук ЕГАИС системасы, “Халык контроле”, коррупциягә каршы закон, аракыга минималь бәяләр, алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге законга кертелгән яңа үзгәрешләр турындагы мәсьәләләргә кагылып үтелде. Моннан тыш яраклылык срогы чыккан продукцияне кире кайтару турында сораулар бирелде. Аларның барысы да гамәлдәге закон нигезендә тәфсилләп аңлатылды.
Чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучы өчен файдалы мәгълүматлар белән шыплап тулган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны өләшенде.