2018 елның 20 июлендә Теләче муниципаль районында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Миңнегулов үткәрде. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Р.Ю. Стаценко, “Роспотребнадзор” идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарындагы җирле бүлеге начальнигы Р.С.Фатыйхов, “Теләче районы үзәк хастаханәсе” ГАУЗ филиалы баш табибы урынбасары Э.А.Төхбиева, «Таттехмедфарм» ГУП №33 район аптекасы мөдире Л.Ф.Миңнебаева, “Теләче районы үзәк хастаханәсе” ГАУЗ филиалы психиатр-наркологы А.А.Ихсанов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Ф.Галиәхмәтова катнашты.
Комиссия Теләче районы хәмер базарындагы гомуми хәлләргә кагылышлы түбәндәге мәсьәләләрне карады:
- 2018 елның I яртыеллыгында район территориясендә хәмер продукциясен сатуга анализ ясау;
- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча алып барыла торган эш турында;
- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясен сату күләмен арттыру турында;
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга карата күрелә торган чаралар турында;
- алкогольле продукция сатылмый торган авыл торак пунктларына күчмә сәүдә оештыру турында;
- Теләче районы территориясендә хәмердән агуланулар турында;
- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча алып барыла торган эшне көчәйтү турында.
Комиссия утырышы барышында 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча оештырылган җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары тәфсилләп каралды һәм күрсәткечләрне яхшырту максатыннан бурычлар билгеләнде.
Хәмер базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча тиешле карарларга килү максатыннан, хәмер базары торышына даими анализ ясап тору, легаль хәмер продукциясен сату күләменең кимүенә юл куймау һәм алкогольле, спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча хокук саклау, контрольлек итүче органнар һәм район башкарма комитетының берлектәге эшен көчәйтү, алкогольле продукция сатучы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре белән “Татарстанныкын сатып ал!” дигән акцияне башлап җибәрү тәкъдимен эшләү турында карарлар кабул ителде.