Тагын шул легаль булмаган хәмер ташу...

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2018 елның 14 июлендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге дежур часте хезмәткәрләре Мәскәү – Чиләбе юлының  1257 нче чакрымында Саратовта яшәүче 46 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” «Мерседес» автомобилен тикшерү максатыннан туктаткан.

Автомобильне тикшерү барышында машина йөртүченең барлыгы 36 литр күләмендә «Vodka Polus» этикеткасы ябыштырылган  6 тартма аракыны  каядыр алып баруы ачыкланган. Казахстанда җитештерелгән («Мерседес» шоферы сүзләренә караганда) хәмер продукциясенең, гамәлдәге законда таләп ителгәнгә каршы килеп, акциз маркалары белән тамгаланмаганлыгы билгеләнгән.

Шул сәбәпле хәмер продукциясе хуҗасыннан алынып, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Продукция хуҗасы – Г. дигән гражданинга карата административ тикшерү үткәрелеп, шуның кысаларында алынган теге хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк, ә тикшерү тәмамланганнан соң тиешле процессуаль карар чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International