Әлки районында – ведомствоара комиссия утырышы

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

2018 елның 19 июлендә Әлки муниципаль районында Әлки муниципаль районы хакимияте башлыгы А.Ф.Никошин җитәкчелегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең (алга таба – МВК) чираттагы утырышы булып узды. МВК эшендә район прокуроры, суд приставлары хезмәте, “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта агымдагы елның 6 ае йомгаклары буенча узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда районның сәүдә объектларында хәмер продукциясен сату, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының, Әлки районы буенча эчке эшләр бүлегенең эш нәтиҗәләре, эчкечелекне һәм хәмердән агуланулардан үлем-җитем очракларын кисәтү чаралары каралды.

МВК эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау, мондый очракларны булдырмый калу эшен эшен тагы да яхшырту, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшне активлаштыру, башкарыла торган эш нәтиҗәләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшен көчәйтү турында карар кабул ителде. Авыл җирлекләре башлыкларына хәмер базарында закон бозуларны ачыклау эшендә ярдәм кулы сузарга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International