11-15 июль көннәрендә “Казан ярминкәсе” павильоннарының берсендә Россиянең иң зур күргәзмәләреннән һәм Идел буеның төп ювелир күргәзмәләреннән берсе – «ЮвелирЭкспо.Казан» булып узды.
Ювелир әйберләре модасы дөньясында әлеге киң колачлы вакыйга профессионаллар гына түгел, гади кулланучыларны да үзенә бик нык җәлеп итте. Алар җитештерүче компанияләр бәясеннән үзләре һәм якыннары өчен кыйммәтле бизәнү-ясану әйберләре, ярымкыйммәтле һәм кыйммәтле ташлардан торган йөзек-мәрҗәннәр, аларны “тәрбияләү” буенча кирәкле средстволар һ.б. сатып алырга ашыкты.
Күргәзмә барган көннәрдә белгечләребез дә йоклап ятмады: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 25 кулланучыга һәм әлеге чарада үзләренең товарын тәкъдим иткән 15 сәүдә оешмасы вәкиленә консультацияләр бирде.
Моннан тыш күргәзмәдә катнашучыларның барчасына консультация ярдәме йөзеннән төрле темаларга багышлап эшләнгән буклетлар рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең басма продукциясе, шулай ук айга бер тапкыр чыгарыла торган «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.