Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халык арасында үткәрелә торган мәгълүмат-аңлату эшен киңәйтү максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә әледән-әле тематик очрашулар үткәреп тора.
2018 елның 19 июлендә «e – Kazan.ру» Казан порталы офисында журналистлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чираттагы семинар булып узды.
Чарада, башкалабыз халкы инде байтактан үз итәргә өлгергән интернет-порталның баш редакторы белән бергә, барлыгы 4 кеше катнашты.
Кызганычка, кулланучылар хокукларын яклау темасы әле һаман бик актуаль булып калганлыктан, семинарда катнашкан массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре лекторны аеруча зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады. Моннан тыш алар үзләрен кызыксындырган, теге яки бу хәлләргә ачыклык керткән сорауларын да бирде.
Шунысы игътибарга лаек: ике оешма арасында төзелгән план-график нигезендә, безнең ведомство вәкилләре Казан порталын куллану базары дөньясында булып яткан төрле кызыклы яңалыклар белән тәэмин итә, ә журналистлар аларны тиз генә үзләренең сәхифәләренә урнаштырып куя. Интернет-сайт укучылары белән уртаклашкан соңгы яңалыгыбыз – 2018 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларына дегустация уздыру.
Дегустация үткәрүнең максаты исә – халыкны төрле җитештерүчеләр икмәгенең куллану үзенчәлекләре белән таныштыру, иң сыйфатлы үрнәкләрне сайлап алу, шулай ук, әлеге өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту өчен җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаган икмәк белән тәэмин итүдәге проблемаларны өйрәнү.
Очрашудан соң журналистларга кулланучылар хокукларын яклау буенча бик күп темаларны үз эченә алган мәгълүмати буклетлар калдырып киттек.