Тукай муниципаль районы хакимиятендә киңәшмә узды

2018 елның 24 июле, сишәмбе

2018 елның 23 июлендә Тукай муниципаль районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Авзалов рәислегендә 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы уздырылды.  Киңәшмәдә көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр: 2018 елның 6 аенда районда алкогольле продукцияне сату йомгаклары, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар, «Алкоторг» ҖЧҖнең эше турында мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Лилия Муллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге, “Роспотребнадзор” идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш районындагы территориаль бүлеге, «АЛКОТОРГ» ҖЧҖ  вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International