Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә хәмер базарының торышы мәсьәләләре буенча гавами чара үткәрү турында

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, 2018 елга үзенең контрольлек субъектлары белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә, түбәндәгеләрне хәбәр итә:

  • Чара атамасы: «2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә хәмер базарының торышы».
  • Чараны үткәрүче контрольлек-күзәтчелек органы атамасы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
  • Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2018 елның 3 августында 10.00 сәгатьтә
  • Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Восстание ур., 82 й., 2 кат, матбугат залы
  • Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә
  • Чараның статусы: планлаштырылган
  • Чараның кыскача тасвирламасы: 2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә хәмер базарының торышы турында кыскача мәгълүмат бирү,  территориаль орган контрольлегендәге субъектлар белән ЕГАИСта эшләүгә кагылышлы проблемалар буенча гавами фикер алышу;
  • Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: соңыннан чарада катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр җиткереләчәк.

 Гавами чарада катнашу өчен теркәлеп, югарыда күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны 2018 елның 1 августына кадәр электрон почтага (түбәндәге адрес буенча: Marina1.Egorova@tatar.ru/) җибәрә аласыз.

8(843)278 91 93 телефонына шалтыратып, үзегезне кызыксындырган мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International