2018 елның 25 июлендә Аксубай районы хакимияте бинасында Аксубай муниципаль районы хакимияте башлыгы К.К.Гыйльманов рәислегендә алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба – МВК) утырышы үткәрелде.
Комиссия барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков 1 яртыеллыкта Аксубай муниципаль районы хәмер базарындагы хәлләр турында сөйләп үтте. Шуннан соң башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.И.Моратшин авыл җирлекләре һәм 2018 елның 1 яртыеллыгында хәмер продукциясен сату буенча түбән күрсәткечләргә ия булучы кайбер авыл җирлекләре буенча 6 айда хәмер продукциясен сату турында сөйләп, эштәге кимчелекләргә күрсәтеп үтте.
МВК эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләүне көчәйтү, массакүләм мәгълүмат чараларында үткәрелә торган эш нәтиҗәләрен яхшырту турында карар кабул ителде. Авыл җирлекләре башлыкларына хәмер базарында закон бозуларны ачыклауга ярдәм итү тәкъдим ителде.