Азнакай. Ведомствоара эш төркеме утырышы.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәре администрациясендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Г.Г.Сөләйманов рәислегендә, Әлмәт территориаль органы кураторы Ю.И.Матюшкин катнашында, Азнакай муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция һәм тәмәкене законсыз сатуны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары, Азнакай районы үзәк хастаханәсе баш табибы, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, Азнакай районы суд приставлары бүлеге начальнигы, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные һ.б. катнашты.

Утырышта районда хәмер базарының торышы, район территориясендә хәмердән агулану очраклары, рейтингта район тоткан урынны яхшырту бурычлары турында мәсьәләләр каралды. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эшен көчәйтү, халыкны “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше белән күбрәк таныштыру турында тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International