Теләче районы Шәдке авылында очрашу

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров Теләче районы Шәдке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, кулланучы буларак, авыл халкының аң-белемен үстерү, аларга кулланучылар хокукларын яклауның бик мөһим дәүләти һәм иҗтимагый механизмнарын аңлату әлеге чараның төп максатына әйләнде.

Гражданнарны бигрәк тә көнкүреш техникасын, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алуга, элемтә чараларын ремонтлауга һәм башка хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Кулланучыларга шулай ук претензияне ничек итеп дөрес тутырырга һәм тапшырырга кирәклеге аңлатылды.

Чара азагында барча халыкка «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының адреслары, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең телефон номерлары турында төрле мәгълүматлардан торган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International