РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре даими нигездә алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә.
Әнә шулай 2018 елның 19 июлендә уздырылган төнге рейд барышында «Пиво даром» кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату әйләнеше өлкәсендә федераль законны бозу очраклары ачыкланды. Беренчедән, закон нигезендә чикләнгән вакытта – 22 сәгать 20 минутта сыра сату факты мәгълүм булды. Шуннан вакыйга урынын тикшерә башлагач, федераль законда билгеләнгәчә, җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген расларга тиешле товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукциянең әйләнештә йөртелүе ачыкланды. Шулай итеп, «Пиво даром» кибетеннән барлыгы 300 литр күләмендә, һәркайсы 30ар литрлы 10 кег хәмер продукциясен әйләнештән алырга туры килде. Бу кегиларның һәммәсе кибетнең ярдәмче бинасында табылды. Кегилар краннары сәүдә залына чыгарылган сыраны агызу җайланмасына тоташтырылган, сәүдә залында сыраның 1 литры бәясе турында мәгълүмат күрсәтелгән белешмәлекләр урнаштырылган. Бәясе кызыкмаслык түгел: күбекле эчемлекнең бер литры нибары 36 сум! Тикмәгә генә шулай очсыз түгел, әлбәттә. Сатучы кулланучыларга әнә шулай шыпырт кына яраклылык срогы чыккан сыра сатып яткан. Әйтик, литры 36 сумнан сатылган 11,0 %лы «Жигулевское Традиционное» ачык төстәге сыра кегиларга 2017 елның 15 сентябрендә тутырылып, яраклылык срогы 2017 елның 12 декабренә кадәр билгеләнгән булган. Литры 66 сум торган 5,4 %лы «Английский Эль» ачык төстәге сырасы исә “свежийрак”: савытка тутыру датасы – 2018 елның 15 апреле. Монысының яраклылык вакыты 2018 елның 13 июлендә чыккан.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге “оятсыз” фактлар буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.