2018 елның 26 июлендә Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды.
Комиссиядә 1 яртыеллыкта хәмер продукциясен сату, хәмер базарында закон бозуларны кисәтү буенча мобиль төркем эше, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәрләр язып салу, шулай ук райондагы авыл кибетләренең эше турында мәсьәләләр каралды.
Барлык мәсьәләләр комиссия рәисе А.Саттаровның шәхси контрольлегенә алынды. Киләсе утырыш августның 3 декадасына билгеләнде.