“Автомат” кебек саткан...

2018 елның 27 июле, җомга

2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре мониторинг үткәрү барышында Чистай шәһәренең «Реал» кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады.

Кибет сатучысы үз гаебен таныды. Аның әйтүенчә, сыраны ул, сәгатькә карап тормыйча, “автоматта” сатып җибәргән.

Хәзерге вакытта материаллар – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International