Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 31 июле, сишәмбе

2018 елның 25 июлендә Балтач муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И.С.Галимуллин үткәрде. Чарада Балтач муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге начальнигы Ф.Ф.Галимҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция бүлекчәсе начальнигы И.Ф.Җиһаншин, ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Комиссия Балтач районының хәмер базарындагы гомуми хәлләргә бәйле мәсьәләләрне карады:

- 2018 елның     I яртыеллыгында район территориясендә хәмер продукциясен сатуга анализ;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше  турында;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясен сату күләмен арттыру турында;

- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында.

Комиссия утырышы барышында 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды һәм күрсәткечләрне яхшырту өчен бурычлар билгеләнде.

Хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту максатыннан чыгып, даими рәвештә хәмер базарының торышын анализлау, алкогольле продукцияне сату буенча сәүдә нокталарының кимүенә юл куймау максатыннан хокук саклау, контрольлек органнарының район башкарма комитеты белән берлектә эшләвен көчәйтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм легаль хәмер продукциясен сату күләмен киметүгә юл куймау, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында халык белән эшләүне көчәйтү турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International