2018 елның I кварталында Балык Бистәсе муниципаль районында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше кисәтү буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең эш йомгаклары

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов катнашында Балык Бистәсе муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия эшендә  Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.Р.Таҗетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Л.Исланов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары И.Л.Миличихина, Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе врач-наркологы катнашты.

Комиссия 2018 елның  I яртыеллыгы йомгаклары буенча Балык Бистәсе хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә бәйле түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерде:

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга карата күрелә торган чаралар турында;

- исерек хәлдә кылынган җинаятьләр турында;

- «2017-2020 елларга Балык Бистәсе муниципаль районында алкогольле продукцияне чамадан тыш куллану һәм эчкечелекне кисәтү колачын киметү” муниципаль программасын тормышка ашыру турында.

Моннан тыш Шомырбаш, Олы Елга һәм Анатыш авыл җирлекләре башлыкларының алкогольле һәм спиртлы продукция сатуга бәйле хәлләр турында чыгышлары тыңланды.

2018 елда  легаль хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү буенча хокук саклау, контрольлек органнары һәм район башкарма комитетының берлектә эшләвенең йомшаруы искәртелеп, моңа бәйле рәвештә, 2017 елда РФ КоАП һәм РФ Җинаятьләр кодексына кертелгән үзгәрешләрдән чыгып, алкогольле, спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу эшен көчәйтү тәкъдим ителде.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары җентекләп каралды.

Комиссиянең эш нәтиҗәсен яхшырту өчен, хәмер базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча тиешле карарлар эшләү максатыннан чыгып, хәмер базары торышына даими төстә анализ ясау тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International