2 август 2018 ел, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе
Казан территориаль органы
БЕРКЕТМӘ
2018 елның 1 августы Балык Бистәсе ш.т.б.
«2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышу» гавами чарасы беркетмәсе
Үткәрү урыны: ТР, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, Ленин урамы, 58 й.
Үткәрү датасы: 2018 елның 1 августы
Катнаштылар:
- ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Р.Таҗетдинов;
- ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Л. Исланов;
- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Ю.Әхмәтханов;
- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова;
- ТР Балык Бистәсе муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары;
- алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.
Көн тәртибе:
1.2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хәмер базарының торышы турында;2.ЕГАИСтагы проблемалар турында;
3. Эшмәкәрләр мәсьәләләре.
Тыңладылар:
Чараны ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Л. Исланов ачты.
Беренче мәсьәлә буенча – 2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хәмер базарының торышы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Егорова Марина Ивановна чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә буенча Марина Ивановна Егорова хәмер базарында катнашучылар игътибарына тагын бер тапкыр хәмер продукциясенең (шул исәптән сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха) әйләнешен ЕГАИСта теркәү тәртибен җиткерде.
Эшмәкәрләр түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде:
- хәмер продукциясен җибәрүдә әледән-әле өзеклекләр булу, бу хәмер продукциясен сату күләменә тискәре йогынты ясый;
- эшмәкәрләрнең ЕГАИСта эшләвенә комачаулык итеп, электр энергиясен даими рәвештә планлы сүндереп торулар;
- шәхси хуҗалыкларда составында спирт булган шикле сыекча сату, шулай ук бу да намуслы эшмәкәрләр эшендә тискәре чагылыш таба.
Хуҗалык итүч субъектлардан алынган барлык сорауларга тиешенчә аңлатмалар бирелде.
Чара азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов чыгыш ясады. Җәүдәт Йосыф улы үзенең чыгышында район җитәкчелеген алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау максатыннан район җитәкчелеген контрольлек органнары белән берлектә тыгызрак элемтәдә торып эшләргә чакырды. Районда яшәүче барча кешегә (хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен кертеп) алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату фактларына киртә кую максатыннан чыгып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан активрак төстә файдалану тәкъдим ителде.