Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре бер гражданинның Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы “Халык контроле” бүлегенә җибәрелгән хәбәре буенча Чистай районы Түбән Кондрата авылының “Гермес” сәүдә объектында булып кайтты. Тикшерү барышында, стационар булмавына карамастан, сәүдә объектында алкогольле продукциянең, тәгаенләп әйткәндә, сыра һәм сыра эчемлекләренең ваклап сатылуы билгеләнде. Димәк, биредә “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы таләпләре санга сугылмаган дигән сүз.
Нәтиҗәдә, гамәлдәге закон нигезендә, товарны озату документларына ия булмаган хуҗалык итүче субъекттан 37 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясен тартып алырга туры килде.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә.