2018 елның 2 августында Арча муниципаль районында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов үткәрде. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Г.Х.Галимуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные А.Г.Ногманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.
Комиссия 2018 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Арча районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә кагылышлы түбәндәге мәсьәләләрне карады:
- район территориясендә хәмер продукциясен сатуга анализ;
- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;
- Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукцияне сату күләмен арттыру турында;
- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында.
Комиссия утырышы барышында 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды һәм күрсәткечләрне яхшырту өчен бурычлар билгеләнде.
2018 елда алкогольле, спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм легаль хәмер продукциясен сату күләмен киметүгә юл куймау мәсьәләләре буенча хокук саклау, контрольлек органнарының район башкарма комитеты белән берлектә эшләвенең берникадәр йомшара төшүе билгеләп үтелде.
Хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту максатыннан чыгып, даими рәвештә хәмер базарының торышын анализлау, алкогольле продукцияне сату буенча сәүдә нокталарының кимүенә юл куймау максатыннан, хокук саклау, контрольлек органнарының район башкарма комитеты белән берлектә эшләвен көчәйтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм легаль хәмер продукциясен сату күләмен киметүгә юл куймау, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында халык белән эшләүне көчәйтү турында карарлар кабул ителде.