2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очрагын билгеләде. Комсомольская урамында урнашкан «Продукты» кибете сатучысы 8 сәгать 58 минутта сыра сатып җибәргәндә “тотылды”.
Сатучының үзе әйтүенчә, сыраны тыелган сәгатьләрдә моңарчы сатканы булмаган, бу юлы ничектер уяулыгын югалту аркасында шулай килеп чыккан.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.