Лениногорск шәһәрендә чаралар

2018 елның 3 августы, җомга

2018 елның 2 августында Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары З.Г.Михайлова, авыл җирлекләре башлыклары, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.И.Нуруллина, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Д.Г.Новоселов катнашында алкогольле продукция сату күләмен киметкән авыл җирлекләрендәге сәүдә объектлары буенча фикер алышу булды. Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Кирлегәч, Мичурин, Түбән Чыршылы, Письмянка, Иске Иштирәк, Тимәш, Шөгер авыл җирлекләре башлыкларына участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә шәхси йортларда спиртлы продукция сатуны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча эш алып бару йөкләнде.

Шуннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге бинасында полиция хезмәткәрләре, Әлмәт территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Васенькина, прокуратура, РПС вәкилләре катнашында шәһәрдә урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләре эшчәнлеге мәсьәләсе буенча очрашу-уку үткәрелде. Н.А.Васенькина җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату шартлары һәм таләпләре, шулай ук бу таләпләрне бозган өчен җаваплылык турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International