“2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә хәмер базары торышы буенча гавами фикер алышу” гавами чарасы беркетмәсе
3 август 2018 ел, җомга
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең
Казан территориаль органы
БЕРКЕТМӘ
3 август 2018 ел Казан ш.
“2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә хәмер базары торышы буенча гавами фикер алышу”
гавами чарасы
Үткәрү урыны: Казан ш., Восстание ур., 82, 2 кат, матбугат залы
Үткәрү датасы: 2018 елның 3 августы
Катнаштылар:
- Казан шәһәре муниципаль районы башкарма комитетының Куллану базары комитеты рәисе урынбасары, куллану базарын координацияләү бүлеге начальнигы Н.Н. Гайнуллин;
- Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнарының куллану базары бүлеге начальнигы Г.Р.Ганибаев;
- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова;
- алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре;
- башка контрольлек итүче органнар вәкилләре;
- алкогольле продукция җибәрүчеләр («Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы һ.б.) вәкилләре;
- «Прогресс» ҖЧҖ директоры (ЕГАИС мәсьәләләре буенча) М.О.Кальницкий.
Көн тәртибе:
Тыңладылар:
Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнарының куллану базары бүлеге начальнигы Г.Р. Ганибаев.
2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча хәмер базары торышы мәсьәләсе буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова чыгыш ясады.
Марина Ивановна Егорова хәмер базарында катнашучылар игътибарына тагын бер тапкыр алкогольле продукция (шул исәптән сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха) әйләнеше учетын ЕГАИСта алып бару тәртибен җиткерде.
Эшмәкәрләр түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде:
- алкогольле продукция җибәрүдә әледән-әле өзеклекләр булып тору, моның хәмер продукциясен сату күләмендә тискәре чагылыш табуы;
- ЕГАИСта хәмерне ваклап сатуны теркәүдә техник проблемалар, шул исәптән прорамманы яңартуга, товар җибәрү накладнойларын раслауга, сатылган хәмер продукциясен гамәлдән алуга һ.б. бәйле.
Хуҗалык итүче субъектлардан алынган барлык сорауларга тиешле аңлатмалар бирелде.
Чара азагында барча кешегә, шул исәптән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату фактларына киртә кую максатыннан, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләреннән активрак файдалану тәкъдим ителде.