2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итте. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова һәм Балык Бистәсе муниципаль районының җирле үзидарә органы вәкилләре катнашты. Кабул итүнең буласы турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде.
Чарада кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы тәфсилләп аңлатылды. Җ.Й.Әхмәтханов кулланучының җәмәгать туклануы предприятиесенең алдан түләп куелган акчаны кире кайтарудан баш тартуы турындагы соравын аныклауны – акчаның авансмы, әллә задаток рәвешендәме рәсмиләштерелүен сорады. Шуннан соң ул гамәлдәге закон нигезендә болайрак аңлатып үтте: язмача килешүдә түләнгән акчаның задаток булып торуы турында күрсәтелмәгән очракта, түләнгән акча аванс булып таныла. Задаток турында килешүнең язмача рәвештә рәсмиләштерелгән булуы мәҗбүри.
Өстәмә рәвештә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) эше турында да сөйләп үтелде. Аның, шул исәптән, хәмер базарында закон бозуларга каршы көрәштә бик нәтиҗәле чара булып торуы да искәртелде.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең күчмә кабул итүләрен халык көтеп ала. Чөнки мондый очрашулар гражданнарга үзләрен борчыган мәсьәләләрне авылдан чыгып китмичә генә хәл кылу мөмкинлеге бирә.