Күрше республикада яшәүче бер ханым 5 литрлы канистрларга тутырылган “зәмзәм суы”н бер шәһәрдән икенчесенә алып килергә карар иткән. Әмма тиешенчә тамгаланмаган хәмер продукциясен ташу фактын шундук уяу полиция хезмәткәрләре күреп алган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгыннан алынган материал буенча административ тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә РФ КоАП 14.17.2 статьясы буенча беркетмә төзелде. Барлыгы 20 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы продукцияне әйләнештән алырга туры килде.
Хәзер закон бозучыга, административ хокук бозу предметы булып торган спиртлы продукциясен конфискацияләп, 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.