Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп нормалар һәм кагыйдәләр, кадрлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр структуралары һәм бүлекләре белән таныштыру йөзеннән семинарлар үткәрү халык белән мәгълүмати эш алып баруның нәтиҗәле ысулы булып тора.
Оешмалар персоналы гадәттә мондый подразделениеләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Шулай икән, кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә коллективка асылда һәр көн өчен кирәкле файдалы мәгълүматлар ирештерүне Ходай үзе кушкан дип әйтергә була.
Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «ПО Радиоэлектроприбор» ААҖнең кадрлар хезмәте начальнигы Ю.М.Федорович белән очрашты.
Әңгәмә барышында Юлия Михайловна кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечебез бәян иткән мәгълүматларга карата зур кызыксыну күрсәтеп, очрашуга алып киленгән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе буклетларының, һичшиксез, персоналга барып җитәсен белдерде.
Очрашу барышында җәйге яллар чоры тәмамлануга, акционерлык җәмгыятенең барлык хезмәткәрләре өчен семинар үткәрү турында килешүгә ирешелде.