XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе гөрләде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Алабуга өч көнгә халык кәсепчеләрен үзенә тарту үзәгенә әйләнеп калды. Быел бирегә Россиянең, Белоруссия, Литва, Үзбәкстан һәм Эстониянең 175 шәһәреннән 800дән артыграк оста үз товарларын алып килде. Шулай итеп, Спас ярминкәсе осталарның үзара аралашырга, тәҗрибәсе, иҗат уңышлары белән уртаклашырга һәм безне үзләренең сәнгате белән сөендерергә омтылуын тагын бер кат күрсәтте.

Ярминкәгә чыгарыла торган кулдан эшләнгән әйберләр ассортименты елдан-ел киңәя. Арада Тула самавырлары, Архангельск перәннекләре, Кукмара итекләре кебек брендлы товарлар да, керамикадан, бизәп эшләнгән әйберләр дә байтак иде. Өч көн дәвамында Спас ярминкәсе сәхнәсендә фольклор һәм цирк коллективлары чыгышлар ясады, милли утарлар һәм, сәүдә белән генә түгел, бәлки әле мастер-класслары белән дә данлыклы “Осталар шәһәре” эше оештырылды. Шулай итеп, теләгендә булган барча кеше сувенирларны бизәргә, табигый материаллардан  әйберләр ясарга, туку станогында эшләргә өйрәнде.

Чара үткәрү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре җирле халыкка, шулай ук шәһәр кунакларына куллану базарына һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулары буенча киңәш-табышлар бирде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына белешмә-мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International