2018 елның 7 августында Биектау районында этил спирты һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү өчен оештырылган ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш барышында 2018 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча районның хәмер базарындагы хәлләр, кайбер авыл җирлекләрендә республикада җитештерелгән аракыны ваклап сату күләменең кимү сәбәпләре каралды. Стационар сәүдә объектларына ия булган ерактагы торак пунктларда сәүдә объектларын ачу, алкогольле продукцияне легаль төстә сатуның җан башына туры килә торган күләме турында сөйләгән индикаторларны үтәү буенча уртак эшләр башкару мәсьәләре аерым игътибар үзәгенә алынды. Республикага читтән кертелә торган аракыны ваклап сату күләменең артуына (узган елның шул ук чорына карата 122%) аерым тукталып үтелде.
Район территориясендә полиция бүлеге хезмәткәрләренең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм башкарма комитет белгечләре белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча эше; “Роспотребнадзор” идарәсе бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе эше турында (шул исәптән агуланулар һәм күрелгән чаралар буенча) хисаплар тыңланды.
2018 елда районның хәмер базарында үткәрелә торган контрольлек чаралары саны артуның (129%), закон бозуларга юл куйган хуҗалык итүче субъектлар саны артуның (138%) күзәтелүе билгеләп үтелде. 2018 елның I кварталында 510,6 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнештән алынуы искәртелде.
Шулай ук халыкта алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләсе каралды һәм районның барлык хезмәтләренә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы эштә гражданнарның активлыгын көчәйтү тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Биектау районында яшәүчеләрдән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 7 мөрәҗәгатьнең керүе, икесенең раслануы турында әйтеп үтелде.
Комиссия көн тәртибендәге барлык мәсьәләләрне карап тикшерү йомгаклары буенча Биектау муниципаль районының хәмер базарында алга таба билгеләнгән уртак чаралар планына кайбер төзәтмәләр кертте.