2018 елның 7 августында Теләче районы Баландыш авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Очрашу бик җылы, дустанә рухта узды. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Асылда алар сыйфатсыз товарга түләнгән акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру, товардагы кимчелекләргә карата таләпләр кую сроклары, товардагы кимчелекләрне юкка чыгару мәсьәләләренә кагылышлы булды. Кабул итүгә җыелган халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ гамәлдәге законнары нигезендә квалификацияле, тулы җаваплар ишетте.
Кабул итүдә катнашучыларның барчасына «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматларны, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматларны үз эченә алган брошюралар һәм буклетлар таратылды.