“Тыңлаусыз” эшмәкәрне бөлдерергә туры килде...

2018 елның 10 августы, җомга

Казан территориаль органы куллану базарында, беренче чиратта, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән кисәтү эшен даими үткәрүгә карамастан, эшмәкәрләр арасыннан кайберәүләре барыбер закон кысаларында эшләргә ашыкмый.

Әйтик, хуҗалык итүче субъектларның алкогольле продукцияне ваклап сатуда тыюлар һәм чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтәвенә чираттагы мониторинг ясау барышында Лаеш районы бакча ширкәтләренең берсендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. Эшмәкәр, закон таләпләрен санга сукмыйча, җәйнең эссе матур көннәрендә ял итүчеләрнең сыра продукциясенә мөкиббән китүеннән файдаланып калырга тырышыптыр, онлайн-кассага,  ЕГАИС урнаштыруга вакытын һәм акчасын исраф итеп тормаска карар кылган, күрәсең.

Нәтиҗәдә җәйнең матур көннәрендә баеп калырга теләгән хәсрәт эшмәкәрне, киресенчә, бөлдерергә туры килде: барлыгы 295 литрдан күбрәк (якынча 33 мең сумлык)  сырасыннан мәхрүм ителде. Өстәвенә әле аңа хәзер штраф та түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International