ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең иртәнге сәгатьләрдә алкогольле продукция сату вакыты, урыннары һәм шартларына карата чикләүләрне ни рәвешле үтәүләренә мониторинг ясау барышында тиешсез вакытта сыра сату фактын ачыклады. Әлеге закон бозу өчен җаваплылык РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлешендә каралган.
Сәүдә объектын тикшерү барышында кибеттә хәмер продукциясе сатылу да билгеләнде. Шул ук вакытта кибет хуҗасының алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясенең булмавы мәгълүм булды. Сәүдә объектында товарны озату документлары һәм туры килү сертификаты турында мәгълүматлар күрсәтүче дә табылмады.
Шулай итеп, законсыз әйләнештә булган барлык хәмер продукциясен (чама белән 18 мең сумлык 15 литр чамасы хәмер) сатудан алырга туры килде. Эшмәкәр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлеше һәм 14.45 статьясы буенча беркетмәләр төзүгә чакыртылды. Лицензиясез эшчәнлек факты буенча тикшерү материалы Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча бүлегенә тиешле карар кабул итүгә җибәрелде.