Әтнә районы Куәм авылында яшәүчеләр белән очрашу

2018 елның 14 августы, сишәмбе

2018 елның 10 августында Әтнә муниципаль районы Куәм авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров авыл халкы белән очрашу үткәрде.

Очрашуда кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы булып, гражданнарда кызыксыну уяткан мәсьәләләр каралды.

Чарага җыелган халыкка товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, килеп туган төрле низаглы хәлләрдә кулланучыларга үзләрен ничек дөрес итеп якларга кирәклеге турында аңлатылды. Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә кагылып үтелде.

Кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү өчен авыл халкына төрле файдалы мәгълүматлардан торган брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International