2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай районында хәмер продукциясен ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. Луч» бистәсендә урнашкан «Руслан» кибете сатучысының 9 сәгать 30 минутта сыра сатып җибәрүе мәгълүм булды.
Сатучының үзе әйтүенчә, сыраны ул, чикләү-мазарны онытып, сәгатенә карап тормыйча гына сатып җибәргән.
Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү стадиясендә.