Халык контроле

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәре территориясендә контрольлек чаралары үткәрү барышында түбәндәге закон бозу очракларын ачыклады:

2018 елның 7 августында 22 сәгать 40 минутта Төзүчеләр проспектындагы «Лилия» кибетендә алкогольле продукция сатуны чикләү чорында шушы продукцияне, тәгаенләп әйткәндә, сыра сату фактын;

2018 елның 8 августында 22 сәгать 30минутта Тынычлык урамында урнашкан «Урал» барында савытын ачмыйча гына сыра сату фактын (бу гамәлдәге закон нигезендә тыелган).

Әлеге фактлар буенча хосусый эшмәкәрләргә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

Югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектлары турында мәгълүматларның гражданнарыбыздан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы порталына алынганлыгын искәртеп үтик. Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә закон бозуларны ачыклауга ярдәм иткән әлеге игътибарлы кешеләргә акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International