2018 елның 16 августында Арча муниципаль районында Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов үткәрде. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Г.Х.Галимуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные А.Г.Ногманов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.
Комиссия 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Арча районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне карады:
- сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча район территориясендә хәмер продукциясен сатуга анализ ясалды;
- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;
- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясен сату күләмен арттыру турында;
- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында мәсьәләләр каралды.
Хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту максатыннан чыгып, әлеге базардагы вәзгыятькә даими анализ ясау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм легаль хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау, халык белән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы эшне көчәйтү, «Алкоторг» вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару зарурилыгы турында карарлар кабул ителде.