Ютазы муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде

2018 елның 24 августы, җомга

2018 елның 23 августында Ютазы муниципаль районы башкарма комитетында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Комиссия Ютазы районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә бәйле мәсьәләләрне карады:

-  2018 елның 7 аенда район территориясендә хәмер продукциясен сатуга анализ ясалды;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясен сату күләмен арттыру турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучыларга карата күрелә торган чаралар турында;

- алкогольле продукция сатылмый торган авыл торак пунктларына күчмә сәүдә оештыру турында;

- Ютазы районы территориясендә хәмердән агуланулар турында;

- гражданнарның “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында мәсьәләләр каралды.

Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлләрне бәяләү индикаторлары тәфсилләп каралды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International