Чаллыда контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алынган хәбәрләр буенча шәһәрнең сәүдә объектларында закон бозуларны ачыклау буенча өзлексез эш алып бара.
Белгечләребез әнә шулай 2018 елның 23 августында ике закон бозу очрагын билгеләде:
Чаллы шәһәрендәге сәүдә объектларының берсендә җәмәгать транспорты тукталышында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату мәгълүм булды;
икенче бер кибеттә – стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату ачыкланды, нәтиҗәдә 12 литр спиртлы эчемлек сатудан алынды.
Закон бозучыларның икесе дә РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча беркетмә төзүгә чакырылды. Ә инде закон бозу очраклары турында “Халык контроле”нә хәбәр җибәрүчеләргә акча биреләчәк.