Питрәч муниципаль районы территориясендә хәмер базарының торышы мәсьәләләре буенча гавами чара үткәрү турында

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы  шуны хәбәр итмәкче: 2018 елга территориаль орган карамагындагы субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә, түбәндәге чара уздырылачак:

  • Чара атамасы: «2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы».
  • Чараны үткәрүче контрольлек-күзәтчелек орган атамасы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
  • Чараны үткәрү датасы һәм вакыты:  2018 елның 6 сентябре, 9.00 сәгатьтә башлана
  • Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Питрәч авылы, Совет урамы, 18нче йорт, 2нче кат, киңәшмәләрнең кече залы
  • Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә
  • Чараның статусы: планлаштырылган
  • Чараның кыскача тасвирламасы: 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы турында кыскача мәгълүмат бирү,  территориаль орган контрольлегендәге субъектлар белән ЕГАИСта эшләүгә кагылышлы проблемалар буенча гавами фикер алышу; 
  • Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: соңыннан чарада катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр җиткереләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен теркәлеп, югарыда күрсәтелгән тематика буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны 2018 елның 5 августына кадәр электрон почтага (түбәндәге адрес буенча: Marina1.Egorova@tatar.ru/) җибәрә аласыз.

Сүз уңаеннан, 8(843) 278 91 93 телефонына шалтырату очрагында, үзегезне кызыксындырган мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International