Таксида... “аракы бүлеге”

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

2018 елның август азагында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге дежур часте хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгече белән берлектә «Лада» маркалы таксида алкогольле продукция ташу фактын билгеләде. Шулай итеп, такси йөртүчене 0,5 литрлы 7 шешә аракысыннан мәхрүм итәргә туры килде. Продукцияне озату документларын күрсәтә алмаган икән, димәк, хәмерне легаль булмаган әйләнештә йөрткән дигән сүз бит. Тикшерү материалы  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Биредә продукция хуҗасы – гражданин Nга карата административ тикшерү үткәреләчәк.

Хҗасыннан тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International