“2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышу”

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышу”

 

6 сентябрь, 2018 ел, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе

 

Казан территориаль органы

БЕРКЕТМӘ

6 сентябрь 2018 ел                                                                         Питрәч ав.

2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышу” гавами чарасы

 

Үткәрү урыны:  ТР, Питрәч районы, Питрәч авылы, Совет урамы, 18нче йорт

Үткәрү датасы:  2018 елның 6 сентябре

 

Катнаштылар:

- ТР Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Фәсхетдинов;

-  Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы И.Г.Бикчәнтәев;

- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова;

-  Питрәч муниципаль районының икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные  Р.Р.Гәрәев;

- Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе бүлек инспекторы Н.Х.Тугушева;

- алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.

Көн тәртибе:

  1. 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча ТР Питрәч муниципаль районында хәмер базарындагы вәзгыять турында;
  2. ЕГАИСтагы проблемалар турында;
  3. Эшмәкәрләр сораулары.

Тыңладылар:

Чараны ТР Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Хәсән улы Фәсхетдинов ачты.

Беренче мәсьәлә буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова  чыгыш ясады: ул 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча ТР Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы белән таныштырды.

Марина Ивановна Егорова икенче мәсьәлә буенча алкоголь базарында катнашучылар игътибарына тагын бер тапкыр алкогольле продукцияне (шул исәптән сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы) ЕГАИСта учетка алып бару тәртибе турында мәгълүматлар җиткерде, шул ук вакытта алкогольле продукция әйләнешенең учет журналын алып бару зарурилыгын искәртте. 

Эшмәкәрләрдән түбәндәге сораулар алынды:

- алкогольле продукция әйләнешенең учет журналын алып бару тәртибе турында;

- ЕГАИСта сыра һәм сыра продукциясе калдыкларына бәйле проблемалар турында;

- шәхси хуҗалыклардан чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча сату, ә бу хәлнең намуслы эшмәкәрләр эшендә тискәре чагылыш табуы турында.

Хуҗалык итүче субъектларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде.

Ахырда чарада катнашучыларның барчасына, шул исәптән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату фактларын кисәтү максатыннан чыгып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләреннән күбрәк һәм ешрак файдалану тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International