Хәмер базарында катнашучылар белән чираттагы очрашулар

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 сентябрендә Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы буенча гавами фикер алышулар булып узды. Анда район җитәкчелеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, икътисадый җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе район бүлеге, алкогольле продукция җибәрүчеләр вәкилләре һәм юридик затлар катнашты.

Чараны ТР Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Хәсән улы Фәсхетдинов ачып җибәрде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча ТР Питрәч муниципаль районында хәмер базарының торышы турында мәгълүматлар белән таныштырды. Закон бозуларны кисәтү максатыннан алкогольле продукция сатуда еш күзәтелә торган (шул исәптән алкогольле продукция әйләнешен ЕГАИСта учетка алу ягыннан) закон бозу очраклары каралды.

Эшмәкәрләр түбәндәге темаларга кагылышлы сораулар бирде:

- алкогольле продукция әйләнешенең учет журналын алып бару тәртибе турында;

- ЕГАИСта сыра һәм сыра продукциясе калдыкларына бәйле проблемалар турында;

- шәхси хуҗалыклардан чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча сату, ә бу хәлнең намуслы эшмәкәрләр эшендә тискәре чагылыш табуы турында.

Хуҗалык итүче субъектларның барлык сорауларына тулы җаваплар ирештерелде.

Ахырда чарада катнашучыларның барчасына, шул исәптән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган сату фактларын кисәтү максатыннан чыгып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләреннән күбрәк һәм ешрак файдалану тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International