Район үзәгендә яшәүче бу ханымга, рейс кичектерелү сәбәпле түләнгән акчасын кире алырга карар итүе турында авиакомпаниягә хат язгач, җавапны ике ай көтәргә туры килгән. Гомумән, Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының Аксубайдагы белгече ярдәмгә килмәгән тәкъдирдә, кулланучыбыз җавапны бөтенләй дә күрү бәхетенә ирешмәгән булыр иде әле.
- Февраль аенда интернет аша “Казан – Симферополь” маршрутына билет алдым, – ди Надежда Горячева. – “Саратов авиалинияләре” самолетында 2018 елның 1 июнендә очарга тиеш идем. Әмма май азагында интернеттан авиакомпаниянең эксплуатант сертификатыннан мәхрүм калуын белеп, кара кайгыга баттым.
2018 елның 11 февралендә Мәскәү янында башкаланың “Домодедово” аэропортыннан Орскига очучы “Саратов авиалинияләре” компаниясенең Ан-148 самолеты һәлакәткә юлыккан иде бит. Самолеттагы 71 кеше арасында исән калучы юк. “Росавиация”, “авиакомпаниянең очышлар иминлеге буенча таләпләргә җавап бирмәве һәм пассажирлары тормышына куркыныч белән янамыйча гына очуга сәләтсез булуы” сәбәпле, 2018 елның 31 маеннан “Саратов авиалинияләре”нең эксплуатант сертификатын юкка чыгарган.
– Бу хакта белеп алуга, кызым белән самолет билеты өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында гариза язып, почта аша җибәрдек. Әмма 30 көннән соң да, 60 көннән соң да җавап алмадык. Шуннан инде чаң суктык. Интернет челтәрендә форумнар пәйда булды, анда безнең кебекләр билет өчен түләнгән акчаларын кире кайтара алмауларына зар-интизар килде. Әлбәттә, акчам өчен шактый ук борчылырга туры килде. Кемнәргәдер 14 мең сум зур акча булмаса да, минем өчен – пенсионер өчен бер дә аз түгел. Нәрсә эшләргә икән, дип уйлый торгач, Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә булдык, – ди пенсионер ханым.
– Әниле-кызлы Горячевалар 1 август көнне безнең офиска килде, – дип аңлатты килеп туган хәлне Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Аксубай районындагы әйдәп баручы белгече Лилия Гәрәева. – Шул ук көнне претензия яздык. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы безнең зонада яшәүче зыян күрүчеләрнең һәммәсеннән гаризалар җыеп, барысын да авиакомпаниягә тапшырды.
– “Саратов авиалинияләре” акчабызны инде 7 августта ук кире кайтарды, – дип сөенечен кая куярга белми хәзер Надежда Николаевна. – Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә безнең хокукларны – кулланучылар хокукларын әнә шулай бик оста һәм нәтиҗәле яклаулары өчен мең рәхмәт! Россиянең башка шәһәрләреннән зыян күрүчеләр түләгән акчаларын авиакомпаниядән әле һаман ала алмыйча йөри ләбаса!
Ольга Макарова, «Сельская новь» газетасы хәбәрчесе