Төркмәнстаннан экзотик аракы

2018 елның 7 сентябре, җомга

Татарстанга качып-посып кертелә торган Казахстан аракысын Төркмәнстанныкы алыштыра башлаган әллә шунда?! Һәрхәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Федерациясе буенча Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегеннән маркировкасыз, Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматларсыз гына алкогольле продукция ташу – Түбән Новгород өлкәсеннән килгән машинада Төркмәнстан Республикасында җитештерелгән, 0,45л савытта составында спирт микъдары 40% булган  «ARASSA» Aragy аракысын ташу буенча материал алынды.

Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Аның йомгаклары нигезендә, административ хокук бозу турында материал Зеленодол шәһәр судына карап тикшерүгә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International