2018 елның 5 сентябрендә Чирмешән муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов; Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы хакимияте башлыгы Ф.М.Дәүләтшин; Чирмешән районы прокуроры Ф.Р.Хәйруллин; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков; контрольлек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары; районның сәүдә оешмалары вәкилләре катнашты.
Утырышта иң элек Р.Ф.Нәфыйков 2018 елның 8 ае йомгаклары буенча Чирмешән районы хәмер базарындагы хәлләр турында сөйләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары М.Х.Әһлиуллин Чирмешән районы территориясендә алкогольле продукцияне сату күләмнәре, шул исәптән авыл җирлекләре буенча җан башына күпме хәмер продукциясенең сатылуы турында җиткерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Чирмешән» муниципальара полиция бүлеге начальнигы И.И.Алмакаев алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча хокук саклау һәм контрольлек органнарының берлектә эшләве турында мәгълүматлар ирештерде.
Ә инде киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов үзенә җиткерелгән сорауларга җаваплар бирде.